news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коронавирус турында ялган хәбәр таратучыларны эзлиләр

Кичә социаль челтәрләрдә Түбән Камада «Магнит» хезмәткәрләренең берсе коронавирус инфекциясеннән үлгән дигән мәгълүмат таралды.

Түбән Камада коронавирус турында ялган хәбәр таратучыларны эзлиләр
http://tat.e-nkama.ru/news/749/86196/

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Коронавирусны кисәтү буенча Түбән Кама оператив штабы утырышында Айдар Метшин ялган мәгълүмат таратучыларны табарга һәм җаваплылыкка тартырга кирәклеген белдерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән „Магнит“ һәм КФҮ вазгыяте турында ялган мәгълүмат таратучыларны ачыклауларын сорыйм, — диде Түбән Кама мэры. — Бу — җәза бирелергә тиешле күзгә бәрелеп торган очрак. Мин моны тикшерүегезне  сорыйм».

Искәртеп узабыз, кичә социаль челтәрләрдә Түбән Камада «Магнит» хезмәткәрләренең берсе коронавирус инфекциясеннән үлгән дигән мәгълүмат таралды. Мәгълүмат дөреслеккә туры килми: хезмәткәр йөрәк өянәгеннән үлгән.

Ялган мәгълүмат күпфункцияле үзәк турында да басылып чыкты. Анда эшләүче хезмәткәрне коронавирус йоктыру сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүе турындагы хәбәр шулай ук ялган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100