420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Победа» авиакомпаниясе ике айга барлык очышларны туктатачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Победа» авиакомпаниясе 2020 елның 1 апреленнән маршрут челтәренең барлык юнәлешләре буенча даими рейсларны вакытлыча туктатып торырга дигән карар кабул итте», — диелә хәбәрдә.
Барлык рейслар, эчке рейсларны да кертеп, 31 майга кадәр бетереләчәк. Пассажирларга билет өчен акчаны бары тик шәхси кабинетта гына кире кайтарачак. Акчаларны очышлар яңартылганнан соң ел дәвамында теләсә кайсы очышка тотарга мөмкин булачак.