Апаста сугыш ветераннары яшәгән йорт капкаларына элмә такталар куела

Элмә такталар йортта сугыш ветераны яшәгәнен белгертеп торачак.

(Апас, 27 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апаста сугыш ветераннары яшәгән йорт капкаларына элмә такталар куела. Элмә такталар йортта сугыш ветераны яшәгәнен белгертеп торачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бу истәлек тактасы сугыш ветераннары яшәгән һәр йортта булачак. Һәркем сугыш ветераны яшәгән йортны белергә, аңа хөрмәт белән карарга тиеш. Истәлек такталары аларның батырлыгы турында һәрдаим белгертеп, хәтерләтеп торачак», дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Югары Балтай авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәлилрахман абый Фәйзрахманов һәм Шәүкәт абый Хатыйпов яшәгән йорт капкаларында да элмә такталар барлыкка килде.

«Йортыбыз капкасында шундый язу булу — безнең өчен зур горурлык һәм безгә карата олы хөрмәт. Безне онытмыйлар. Район җитәкчелеге һәрдаим кайгыртып тора. Бик яхшы шартларда гомер кичерәбез. Муллыкта яшибез», — диде Хәлилрахман ага Фәйзрахманов.

Истәлек элмә такталары Апас бистәсендә яшәүче сугыш ветераннары Мөхәммәтхамис ага Хисаметдинов һәм Фәрит ага Юнысов яшәгән йорт капкаларына да куелды.