Казан театрлары иң яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде

27 мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә, ул 1961 елда гамәлгә куелган.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы иң яхшы театрлы өч шәһәр исемлегенә керде. Социаль челтәрләрдәге сораштыруны Россиядәге Tvil.ru кунакханәләрне броньлау сервисы үткәрде.Тавыш бирү саны буенча беренче урында Санкт-Петербург (57 процент), икенче урында — Мәскәү (20 процент) тора. Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты Казанны театр башкаласы дип атаган.Дүртенче урынны берьюлы өч шәһәр бүлешә: Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Уфа. Алар өчен респондентларның 4 проценты тавыш биргән. Бүген, 27 мартта, Россиядә һәм бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Ул 1961 елда гамәлгә куелган һәм театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме булып тора.