Кемеровода янгында һәлак булучыларны Казанда искә алу акциясе була

Хәтер чарасы Ленин бакчасында 17:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Казанда Ленин бакчасында Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алу акциясе узачак. Хәтер чарасы 17:00 сәгатьтә башлана. Әлеге мәгълүматны Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Лилия Галимова раслады.

Хәзер Ленин бакчасындагы фонтан янына әлегә фаҗигага битараф булмаган казанлылар йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр китерә.

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә 64 кеше һәлак булды.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне дип игълан итү турында указны имзалады.