Татарстанда салкын һава саклана

Төнлә 19 градуска кадәр салкын булуы көтелә

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми, юлларда – бозлавык.
Төнлә температура 8-13 градуска төшәчәк, аязганда - 19 градуска кадәр салкын. Көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Төнлә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 8-11 градус салкын тәшкил итә, аязганда - 16 градуска кадәр салкын, көндез - 2 градус җылы.
29 март төнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем юк. Температура 6-11 градуска кадәр салкын, аязганда һәм көнчыгыш районнарда – 13-18 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.