Казанда “РИТЭК” ААҖнең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башланды

Конкурс кысаларында 5 ел эчендә “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды Татарстанда 590нан артык проектны финанслауга 115 млн сум акча тоткан

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Васыйл Шәйхразиев, “РИТЭК” ААҖнең һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының VI социаль һәм мәдәни проектлар  конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүгә багышланган киңәшмә уздырды. 

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының генераль директоры Игорь Бекетов, “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы бүген социаль проектлар белән җитди шөгыльләнә, дип билгеләде. Һәм республика бюджеты акчасына гына түгел, бәлки алдынгы предприятиеләрнең актив ярдәме белән. “Яхшы хезмәт хакын саклап, үз вакытында барлык салымнарны түләп, бу компанияләр хәйрия өчен дә акча табалар”, - дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары.

“РИТЭК” компаниясе - социаль-мәдәни проектларга акча җибәрүче иң җитди предприятиеләрнең берсе, дип ассызыклады Васыйл Шәйхразиев. Конкурс кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 590 нан артык проект 115 млн сумга финансланган.

Игорь Бекетов билгеләгәнчә, “ЛУКОЙЛ” шундый ук конкурслар уздыра, анда “Экология”, “Рухилык һәм мәдәният”, “Спорт”, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү” номинацияләре була.

Конкурсның программасы белән Мөхәммәтвәли Хөснетдинов таныштырды. Ул искә төшергәнчә, конкурста катнашырга коммерцияле булмаган, дәүләтнеке булмаган оешмалар; дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары; җирле үзидарә органнары; ММЧ  чакырыла. Гаризалар март ахырына кадәр кабул ителәчәк. Сентябрьдә җиңүчеләр билгеле булачак.