Казан хастаханәләрендә “Адмирал”дагы янгында зыян күргән 8 кеше кала

Аларның икесе уртача хәлдә, 6сының хәле канәгатьләнерлек

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүгенгә Казан хастаханәләрендә “Адмирал”дагы янгында зыян күргән 8 кеше кала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Аларның икесе уртача хәлдә, 6 сының хәле канәгатьләнерлек.
7 нче шәһәр хастаханәсендә 3 кеше ята, Республика клиник хастаханәсендә – 2 кеше, ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.
Искәртеп узабыз: 11 мартта “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыкты һәм түбә белән конструкцияләр ишелде. Нәтиҗәдә, 17 кешенең гомере өзелде, 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.