Апаста сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылган

800дән артык кешегә сөенеч булган

  (Казан, 27 март , “Татар-информ”). Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр һәм Татарстан Хөкүмәтенең азык-төлек җыелмалары тапшырыла. Районда мондый бүләкне 800дән артык кеше алды. Алар арасында 32 сугыш ветераны да бар.

Бүләкләрне сабый баладай сөенеп кабул иттек: хикмәт бит аның зурлыгында, муллыгында да түгел, ә игътибар һәм кайгыртуда, дип сөйләгән ветераннар җирле “Йолдыз” газетасына.