Татарстан синоптиклары кар ява һәм буран булачак, дип вәгъдә итә

Якындагы көннәрдә ТР территориясендә һава шартлары начарлана һәм температура төшә, дип фаразлана

 (Казан, 27 март, «Татар-информ»). Март аеның соңгы җомгасы кар яву һәм буран белән истә калачак. Синоптиклар хәбәр итүенчә, озак вакыт ТР территориясендә аномаль җылы һава шартларыннан соң якын арада ТР территориясендә һава шартлары начарлану һәм температура төшү фаразлана.
28 мартта көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. 31 март төнендә 5-10 градус салкын, аязганда, 13 градуска кадәр салкын булуы көтелә, көндез иң югары температура 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Бу хакта  ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.