news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен юллар ачылды

Кичә кич буран аркасында республиканың төп трассалары ябылган иде.

Татарстанда автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен юллар ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте өчен трассаларны ачтылар.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә буран аркасында ябылган республиканың төп автомагистральләрендә хәзер хәрәкәт итү өчен бернинди тоткарлык юк. Трассалар бүген 4.30 сәгатьтә ачылды.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда буран аркасында йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен юлларның ябылуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100