news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла» дип исемләнгән шигърият кичәсе булды

Кичә рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендә әдәби-музыкаль номерлардан торды.

Тәтештә «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла» дип исемләнгән шигърият кичәсе булды
http://tetyushy.ru

(Тәтеш, 27 февраль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Шушы көннәрдә Тәтеш районы мәдәният йортында «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла!» дип исемләнгән Халыкара туган тел көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган шигърият кичәсе булып узды.

Чарада талантлы башкаручылар — шигърият сөючеләр һәм үзешчән шагыйрьләр катнашты.

Кичә рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендә әдәби-музыкаль номерлардан торды. Һәр чыгыш, тамашачылар тарафыннан бик җылы бәяләнде. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100