Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Казандагы Генконсулы Кукмарада эш сәфәрендә булды
Очрашуда район башлыгы һәм төрек дипломаты Кукмара муниципаль районының инвестицион паспорты турында сөйләште.
(Кукмара, 27 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Шушы көннәрдә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Кукмарага эш визиты белән килде. Төрек дипломаты Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты. Очрашуда Кукмара муниципаль районының инвестицион паспорты турында сүз булды.
Сергей Димитриев районның республика алдындагы казанышларын аерым әйтте, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, белем бирү, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге уңышларга тукталды.
Район башлыгы һәм Төркиянең Казандагы генконсулы киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алышты.
Шуннан соң Исмет Эрикан шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз