news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районының Ләке мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Тәнәфесләрдә укучылар шахмат турнирында бер-берсе белән ярыша алачак.

(Сарман, 27 февраль, «Татар-информ», «Сарман»). Татарстанда «һәр мәктәпкә шахмат зоналары» проектын тормышка ашыру кысаларында Сарманның Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасын ачу тантанасы булды.

Аны ачуда депутат, авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова катнашты, Уен кагыйдәләре белән мәгълүмат стенды ясалды, шахмат буенча уку әсбаплары һәм әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен 8 уенчыга исәпләнгән өстәл шахмат такталары комплекты белән уен урыннары оештырылды.

Төзекләндерелгән шахмат зонасы әлеге искиткеч уенга битараф булмаган һәркемне җәлеп итү урынына әвереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100