Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Иҗтимагый палата утырышында туган телләрне саклау хакында сөйләштеләр
Очрашуда катнашучылар бүгенге көндә татар телен саклау өлкәсендәге проблемаларны күтәрде.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казанда узган ТР Иҗтимагый палатасы һәм РФ Иҗтимагый палатасының ике комиссиясе уртак утырышында Россиянең бердәмлеген ныгытуда мөһим факторга әверелергә тиешле этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Анда әйтелгәнчә, этномәдәни тел күптөрлелеген, Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклау җәмгыять нигезе буларак дәүләт алып барган милли сәясәтнең төп максатларыннан берсе санала.
«Бүген Татарстан территориясендә төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер итә. Республикада этномәдәни хәрәкәткә ярдәм күрсәтү һәм рухи кыйммәтләрне торгызуга зур игътибар бирелә», — диелә котлауда.
РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин республика җитәкчелеге күрсәткән ярдәмне билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, утырышта катнашучылар Татарстанда милләтара сәясәтне тулыландыра торган күп кенә проектлар белән танышкан. Проектларның күбесе соңгы елларда, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү барышында гамәлгә ашырылган.
Дәреслекләр төзүдә инновацион алымнарны куллану турында тәкъдим дә яңгырады. Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, хәзер балалар мәгълүматны элекке рәвешендә начар кабул итә һәм аны рәсемнәр ярдәмендә сеңдерә.
Утырышта катнашучылар шулай ук бүгенге көндә татар телен саклау өлкәсендәге проблемалар хакында да фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз