news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» - Конституциягә төзәтмә кертүне яктыртучы иң актив басмаларның берсе

Конституциягә төзәтмәләр кертү темасы буенча төбәк гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән мәкаләләрнең өлеше 50 процентка якын тәшкил иткән.

«Татар-информ» - Конституциягә төзәтмә кертүне яктыртучы иң актив басмаларның берсе
архив

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы быелның гыйнвар уртасыннан февраль ахырына кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү инициативасын яктырткан иң актив гаммәви мәгълүмат чараларының берсе дип табылды. Бу хакта «М 13» компаниясе тикшеренүендә хәбәр ителә.

Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда «Татар-информ», KazanFirst, Бизнес Online кебек мәгълүмат чаралары аеруча зур активлык күрсәткән.

«Төбәк инициативалары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимнәре, аның яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашуы гаммәви мәгълүмат чараларында иң игътибарга лаеклысы булган», - диелә хәбәрдә.

Конституциягә төзәтмәләр кертү темасы буенча төбәк гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән мәкаләләрнең өлеше 50 процентка якын тәшкил иткән.

Федераль дәрәҗәдә Конституциягә төзәтмәләр кертү темасы РИА Новости, Эхо Москвы, ТАСС, Парламентская газета һ.б. гаммәви мәгълүмат чараларында аеруча актив яктыртылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100