news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында втераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

Барлыгы 308 питрәчле бүләкләнәчәк.

Питрәч районында втераннарга юбилей медальләре тапшырдылар
pestrecy-rt.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», «Алга»). Бу көннәрдә Питрәч районында Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Барлыгы 308 питрәчле бүләкләнәчәк.

Беренче булып медальне Кощак авылында яшәүчеләр — Бөек Ватан сугышында катнашучылар Павел Корчагин, Рияз Мәхмүтов һәм фашист лагерьлары тоткыны Исмәгыйль Габидуллин алды. Аларга бүләкләрне район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100