Россия икътисади үсеш министрлыгы яшь гаиләләргә ташламалы кредитлар бирүгә каршы чыккан

Россия хезмәт министрлыгы процентны 12дән 8гә төшерергә тәкъдим иткән иде.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Россия икътисади үсеш министрлыгы Хезмәт министрлыгының Ипотека һәм торак кредитлавы буенча агентлыкның ташламалы ставкасын кечкенә балалы гаиләләр өчен 12дән 8 процентка төшерү тәкъдимен хупламаган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Икътисад министры урынбасары Николай Подгузов белдергәнчә, икътисади ведомство мондый чарага каршы. Чөнки әлеге бюджет чарасы базар ставкаларына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
«Процент ставкаларын субсидияләүне хупламыйбыз” , - дигән Подгузов.

Шул ук вакытта Хезмәт министрлыгында “Известия”гә әлеге мәсьәлә 2025 елга кадәрге Демографик сәясәт концепциясенең өченче этабын әзерләү кысаларында карала, дип белдергәннәр.

«Россия Хезмәт министрлыгы өч яшькә кадәрге балалары булган яшь гаиләләргә ипотека кредиты буенча түләүләрне киметү механизмнарын эшләү мөмкин дип саный, - дигән социаль ведомствоның рәсми вәкиле.