Баулыда Октябрь мәйданы төзекләндерелә

Архитекторлар Раушан Фәрхуллин, Рүзәл Шәфигуллин һәм Лилия Еникеева катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын тәкъдим итәчәк.

(Баулы, 27 февраль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). 28 февраль Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Октябрь мәйданын төзекләндерү проект семинар җыелышы булачак, дип яза районның "Хезмәткә дан" газетасы.

Күмәк проект ясау белгечләре белән Баулы халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган мәйданны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышу форматында чара узачак.

Архитекторлар Раушан Фәрхуллин, Рүзәл Шәфигуллин һәм Лилия Еникеева катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын тәкъдим итәчәк. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала, диелә район хәбәрендә.