27 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Сочида,ТФБ-Финанс клиентларын да кайгыртачаклар, Уссурийскта төзелгән мәчетне сүтәргә ниятлиләр.

Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестиция форумында катнаша/ Биредә Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаларга ниятли.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исемендәге "Россия — Ислам дөньясы" премиясе игълан ителде/ Гаризалар 2017 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.

Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде/ «ТФБ-финанс» клиентлары «Татфондбанкның» зыян күргән кертемчәләре реестрына эләгергә мөмкин.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан регионнар арасында көндәшлекне саклап кала алды/ Татарстан Федераль бюджеттан 47,8 млрд сум күләмендә ярдәмгә дәгъва кыла.

Татарстанның баш архитекторы вазифасын Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы үтәячәк/ Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы баш архитекторы турында” указга кул куйды.

Н.Аширов: Уссурийскта мәчет төзүгә рөхсәт була торып, мәчет урынын бушату таләбе - абсурд / Уссурийск шәһәрендә соңгы 2-3 ел дәвамында мөселман җәмәгатьчелеге үз акчасына төзегән мәчет өчен көрәш алып бара.

Башкортостан умартачылары “Башкорт балы” дигән күмәк бренд астында эшли башларга мөмкин/ Бүген республиканың барлык төр хуҗалыкларында 357 меңләп умарта исәпләнә.

Испаниядә җыеннар вакытында команданың өч футболчысы имгәнде – Хавьер Грасия/ Рубен Рочинаның күпме вакыт уйный алмаячагы билгеле түгел.