2016 елда Республика кан бирү үзәге 50 тоннадан артык кан әзерләгән

Татрстанда 33 мең 883 донор исәпләнә

Казан, 27 февраль, «Татар-информ»).2016 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кан бирү үзәге тарафыннан 50 тонна (50182,7 литр) кан әзерләнгән. Республика кан бирү үзәгенең йомгаклау медицина киңәшмәсендә хезмәтнең төп күрсәткечләрен баш табиб Рамил Тураев тәкъдим итте,  дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Үткән елда 68 мең 715 кан күчерү башкарылган, бу аннан алдагы елдагыга караганда 19 процентка күбрәк. Кан җибәрүләрнең саны артуы пациентларга югары технологияле ярдәм күрсәтү белән бәйле.

Татрстанда 33 мең 883 донор исәпләнә. Даими донорларның саны арта, ә беренчелләрнеке кими. Донор кадрларының структурасының төп өлешен ─ 90,3 процент ─кан донорлары тәшкил итә. Узган елда плазма донорларының саны 1,6 процентка арткан.

Республиканың барлык донорларның 45 проценты ─ 18 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Яшьләр донорлыкта активрак катнаша бара, бигрәк тә ─ студентлар.

2016 елда “Росиянең мактаулы доноры» исемен алган кан бирүчеләрнең саны 713 кеше, барлыгы Мактаулы донорлар ─ 11 мең 746 кеше. “Мактаулы донорлар” га елына 12 мең 373 сум түләнә.