Без теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмадык – Илдар Халиков

Юл-транспорт һәлакәтләре булып, бер ел эчендә Татарстанда 700ләп кеше үлә

 (Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Казанда “Куркынычсызлык һәм элемтә” форумы кысаларында “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең “Юлларда тормыш куркынычсызлыгы” исемле секция утырышы үтте. Аны Россия ЭЭМның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин ачты. Утырышта 250 кеше катнашты. Алар арасында Россия һәм Татарстан министрлыклары, ведомстволарыннан вәкилләр, үзебезнең һәм чит ил галимнәре дә бар иде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков беренчеләрдән булып чыгыш ясады. Ул, уңайлы шартлар булдырылуга да карамастан, республикада юл һәлакәтләре саны кимеми дип таный: “Юллар челтәрен, автомобиль төзелешен үстерүгә, техник прогресска һәм законнарны камилләштерүгә дә карамастан, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләренә һәм сәламәтлегенә янаган куркыныч кимеми”, - дип белдерде Премьер-министр әлеге уңайдан.

Мичиган университеты белгечләре исәпләп чыгарганча, ел саен юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә дөньяда 100 мең кешенең 18е вафат була. Иң күп үлүчеләр Намибиядә (100 мең кешенең 45е), Таиландта (44) һәм Иранда (38). Россия әлеге исемлекнең уртасында тора (18,8).

Премьер-министр бу өлкәдә Татарстанда да проблемаларның шактый җитди булуына басым ясады. “Юл-транспорт һәлакәтләре аркасында бер ел эчендә бездә 700ләп кеше үлә, шактый күп кешенең тәне җәрәхәтләнә”, - диде ул, фикерен дәлилләп.

Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы 10 ел эчендә республикада транспорт саны 700 меңнән 1,5 млн.га кадәр үскән. Машина йөртүчеләр 43 меңнән 70 меңгә арткан. Машиналар санының артуы хокук бозулар күрсәткечен дә югарыга күтәргән – аларның саны 1 млн.нан 5 млн.га җиткән.

“Юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүчеләр аркасында гына килеп чыкмый – кайвакыт җәяүлеләр һәм пассажирларның да гаебе була. Кызганыч, бездә автомобильләр саны, машина йөртүчеләрнең психологик әзерлеге күрсәткеченнән югарырак. Универсиадага әзерлек кысаларында тормышка ашырылган чаралар проблеманы бераз йомшартса да, без теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмадык”, - диде Илдар Халиков чыгышын йомгаклап.