news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Унике» сатирик сериалы чыкканнан соң Мәгариф министрлыгы «Интертат»ка үпкә белдергән

Сериалның бер чыгарылышында татар телен укыту проблемасы күтәрелгән иде.

«Унике» сатирик сериалы чыкканнан соң Мәгариф министрлыгы «Интертат»ка үпкә белдергән
Лилия Заһидуллина

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Интертат» сайты редакциясе «Унике» сатирик сторис сериалын тәкъдим иткәч, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан үпкә белдереп шалтыратканнар.

Сторис сериалның «Татар теле» дип аталган сериясендә татар телен укыту проблемасы күтәрелгән иде. «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире, сериалның авторы Рәмис Латыйпов сүзләренчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы үпкә белдергән.

«Роликта кайбер кешеләр үзләрен күрде. Мәгариф министрлыгыннан үпкәләп шалтыраттылар. Ни өчен шулай төшердегез, диләр. Кеше сатираны шулай кабул иткән икән, ниндидер нәтиҗә булган дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Сторис сериалның төп герое — «Татар-информ» журналисты Рифат Каюмов сүзләренчә, министрлыкта яңа китаплар чыгуын да әйткәннәр. «Мәгариф министрлыгы бу көннәрдә яңа дәреслекләр чыгарган. Алар күпкә җиңелрәк, диделәр. Вазгыять яхшы якка үзгәргәч, без аны күрсәтергә әзер, халыкны таныштырырбыз», — диде ул.

  • «Унике» беренче татар сатирик сторис сериалы 12 сериядән тора. Һәр сериядә бүгенге көндә актуаль булган бер проблема күтәрелә. Серияләрдә вакцинация, җанисәп, шоу-бизнес, пенсия реформасы һәм башка темалар чагылыш таба. Сериалны «Татар-информ»ның You Tube каналында һәм «Интертат» электрон газетасының социаль челтәрләрдәге барлык аккаунтларында карарга була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100