news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр гариза буенча озайтыла

2022 елда билгеләнгән түләүләрнең күләме 10 433 сумга тигез.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр гариза буенча озайтыла. Аны Россия Пенсия фонды сайтының шәхси кабинеты, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә һәм күп функцияле үзәккә шәхсән үзең килеп тапшырырга мөмкин.

«Ана капиталыннан айлык түләүләр 2018 елның гыйнварыннан икенче баласы туган гаиләләргә бирелә. Аларның уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның икегә тапкырланган яшәү минимумыннан (ул Татарстанда 23 448 сум күләмендә билгеләнгән) артып китмәскә тиеш. 2021 елда билгеләнгән айлык түләүнең күләме 9 713 сум тәшкил итә. 2022 елда билгеләнгән түләүләрнең күләме 10 433 сумга тигез», - диелә хәбәрдә.

Әлеге түләүне республиканың 1,8 мең гаиләсе ала. Аны гаиләләр икенче балага өч яшь тулганчы алу хокукына ия. Шул ук вакытта, һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче балага бер яки ике яшь тулгач, сертификат иясенә гаиләнең әлеге түләүгә хокукы булуын раслау өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күпчелек гаиләләргә моннан соң үз керемнәрен расларга туры килмәячәк, чөнки Пенсия фонды бу мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100