news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Наҗар Нәҗмигә һәйкәл куелачак

Һәйкәлнең иң яхшы проектын булдыру конкурсы Мәдәният министрлыгы тарафыннан узган елның май аенда игълан ителгән иде.

Уфада Наҗар Нәҗмигә һәйкәл куелачак
ИА "Башинформ"

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада үзәк урамнарын берсендә Зәки Вәлиди китапханәсе янында Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә һәйкәл кую планлаштырыла.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, һәйкәлнең иң яхшы проектын булдыру конкурсы Мәдәният министрлыгы тарафыннан узган елның май аенда игълан ителгән иде. Ведомствоның матбугат хезмәте искәрткәнчә, конкурс озайтылды.

Яңа сроклар буенча конкурста катнашу өчен гаризаларны 2021 елның 21 маена кадәр «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсенә тапшырырга кирәк. Гариза белән авторлар һәйкәлнең проекты, аңлатма язулары, график материаллар һәм смета-финанс исәп-хисаплары да булырга тиеш.

Нигезләмә белән Башкортостан Республикасының «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100