Әлки укучысы халыкара фестиваль лауреаты булды

«Талантлар симфониясе» халыкара фестивале Казанда узды.

(Әлки, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Рәсим Мәрдиев «Талантлар симфониясе» халыкара фестиваленең икенче дәрәҗә лауреаты булды.

Әлеге фестиваль узган атнада Казанда үтте. Рәсимнең остазы — музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.