news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалыштагы Ленинград шәһәреннән күченгән кешеләр Татарстанга рәхмәт белдерде

Республика архивлары мәгълүматлары буенча, 1941-1945 елларда Ленинградтан һәм Ленинград өлкәсеннән Татарстанга 52 241 кеше күченеп килгән.

Камалыштагы Ленинград шәһәреннән күченгән кешеләр Татарстанга рәхмәт белдерде
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүгә 70 ел тулу алдыннан Санкт-Петербург халкы, ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары, предприятие һәм учреждение вәкилләре Ленинград блокадасы вакытында ленинградлылар эвакуацияләнгән шәһәрләргә һәм илләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, Ленинград блокадасында калган Геннадий Поспелов Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин аша авыр вакытта Ленинград балаларын сыендыра алган республика халкына ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Тыныч кешеләр» социаль инициативалар фонды «Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Рәхмәтле Ленинград» проектын дүртенче ел тормышка ашыра.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге тарафыннан әзерләнгән «Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» дигән Хәтер китабын бүләк итте.

Архивта эвакуацияләнгән балаларга аш-су һәм медицина хезмәте күрсәтү турында документлар сакланган. Белешмә буенча, 1942 елның 30 маена Казанда Ленинградтан 24 балалар интернат-мәктәбе – барлыгы 2706 бала булган. Алар арасында Ленинград Фәннәр академиясе хезмәткәрләренең балалары интернаты да булган - 194 бала.

Эвакуацияләнгән балалар һәм өлкәннәр Алабуга, Бөгелмә, Тәтештә, Буа, Мамадыш, Минзәлә һәм Татарстанның башка районнарында яшәгән.

Республика архивлары мәгълүматлары буенча, 1941-1945 елларда Ленинградтан һәм Ленинград өлкәсеннән 52 241 кеше Татарстанга килгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100