news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының җиде хуҗалыгына өр-яңа «Нива» автомобиле тапшырылды

Яңа машина ачкычларын Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.

Актаныш районының җиде хуҗалыгына өр-яңа «Нива» автомобиле тапшырылды
Лилия Бәхтиева

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш район хакимияте белән ике арадагы килешүне үтәп чыгуга ирешкән хуҗалыклар, хезмәтләрен хөрмәтләү йөзеннән, өр-яңа «Нива» автомобильләре белән бүләкләнде.

Яңа машина ачкычларын Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды. Бу турыда «Актаныш яңалыклары»ның инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Шулай итеп, «Нигез» хуҗалыгы, «Чишмә» агрофирмасы, «Чишмә» хуҗалыгы, Вагыйз улы, «Башак» хуҗалыгы, «Әнәк» агрофирмасы, «Нур» хуҗалыгы, «Наратлы» хуҗалыгы «Нива» автомобиленә ия булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100