news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 26 градуска кадәр суытачак

Салкыннар озакка сузылмаячак - чәршәмбе көнне үк көндез һава температурасы -4...-9 градус була.

Татарстанда 26 градуска кадәр суытачак
архив / Владимир Васильев

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә кинәт салкынайтып җибәрә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -15..-20 градус, аязган вакытта -21..-26 градус фаразлана. Көндез максималь һава температурасы -9..-14, көнчыгыш районнарда -19 градус була. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Салкын һава торышы кыска вакытлы булачак. Чәршәмбе, 29 гыйнварда, төнлә температура -12..-17 градус, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -18..-23 градус көтелә. Көндез -4..-9, көнчыгышта -12 градус булачак. Моннан тыш, аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, көндез урыны белән буран фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда, төнге температура -6..-11, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта -16, көндез 0..-5 градус булачак.

Җомга һәм шимбә, 31 гыйнварда һәм 1 февральдә, җылы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан була. Төнлә һава температурасы -2..-7, көндез 0..-5 градус тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100