news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың 45нче яшьләр китапханәсендә әдәби очрашу үтте

Гөләндәм Галиеваның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора.

Түбән Каманың 45нче яшьләр китапханәсендә әдәби очрашу үтте
tat.e-nkama.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың 45нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре 7нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөләндәм Галиева белән очрашу уздырды. Очрашу укучыларны язучының иҗаты белән таныштыруны күздә тотып оештырылган иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кичә авторның шигъри юллары белән башланып китте. Укучылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Гөләндәм Галиеваның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Аның иҗатына туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән.

Очрашу бик кызыклы һәм матур булды. Гөләндәм Исрафил кызы үзенең балачагы, олы тормыш юлына аяк басуы, беренче тапкыр каләм тотуы турында да бик кызыклы итеп сөйләп бирде, кайчак шаярткалап, укучыларның күңелен дә күтәрде, уеннар уйнатты.

Шул ук вакытта укучыларның бик талантлы булуларына сокланды, сорауларына җавап кайтарды. Татар теленең киләчәгенә кагылышлы сорауларга җавап ишеткәндә, укучылар үзләренең киләчәк өчен җаваплы буын вәкилләре булуларына инанып утырдылар. Үз телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәгән милләт югалып калмаячак.

Чара барышында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, тарихтагы истәлекле вакыйгалар һәм танылган шәхесләр хакында сөйләп уздык, туган җир, республикабызга багышланган бик матур шигырьләр, җырлар яңгырады.

Кичә азагында Гөләндәм Галиева укучыларыбызга шулай ук уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр таратты, рәхмәтләрен җиткерде, — диде 45нче китапханә хезмәткәре Руфия Медетова.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100