news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Указы белән Татарстанда автозаклар махсус сигналлар белән җиһазландырылды

Автозакларны, полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм һәм авария-коткару хезмәтләре машиналары белән беррәттән, махсус яктылык һәм тавыш сигналлары куллану хокукы булган махсус транспорт исемлегенә керттеләр.

Путин Указы белән Татарстанда автозаклар махсус сигналлар белән җиһазландырылды
пресс-служба УФСИН России по РТ

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда хөкем ителүчеләрне йөртә торган автомобильләрне махсус сигналлар белән җиһазландырдылар. Бу хакта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

РФ Президенты Указы белән хөкем ителүчеләр һәм сак астына алынган затларны йөрткәндә куркынычсызлыкны арттыру өчен автозакларны, полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм һәм авария-коткару хезмәтләре машиналары белән беррәттән, махсус яктылык һәм тавыш сигналлары куллану хокукы булган махсус транспорт исемлегенә керттеләр.

Үзәкләштерелгән тәэмин итү кысаларында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, тиешле җиһазларны алып, автомобильләргә урнаштырды.

Узган елда ведомствода хөкем ителүчеләр һәм сак астындагы затларны тимер юл һәм автомобиль транспортында тиешле пунктка илтү өчен 1481 каравыл билгеләнгән.

Кабул итү һәм сак астында озата бару вакытында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре 705 чәнчи-кисә торган әйбер, составында спирт булган 2,84 литр сыеклык һәм 2100дән артык тыелган әйберне конфискацияләгән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бүлекнең эш дәверендә бер тоткын да качмаган, шулай ук шәхси состав тарафыннан хезмәт итү кагыйдәләрен тупас бозу очракларына юл куелмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100