news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нигъмәтуллин алкоголь белән агулану очраклары артуга каршы көрәшергә кушты

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада алкоголь белән агуланулар саны 3 процентка арткан.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин профильле ведомстволарга республикада алкоголь белән агулану очраклары арту сәбәпләрен ачыкларга һәм күрсәткечне киметү буенча чаралар күрергә кушты. Бу хакта ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә белдерде.

«Игътибар таләп итә торган кайбер мәсьәләләргә тукталасым килә. «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Мария Викторовна белдергәнчә, көчле алкоголь белән агуланулар буенча имин булмаган хәл күзәтелә. Бездә агуланулар буенча да, үлем очраклары буенча да үсеш булган. Мәсьәлә җитди, мин барлык вәкаләтле министрлык һәм ведомстволардан нәтиҗәле чаралар күрүләрен сорыйм, бигрәк тә республиканың башка территориясеннән аермалы буларак, бу очрак берничә тапкыр артып киткән районнарга аеруча нык игътибар бирергә киңәш итәм», — дип билгеләп үтте ул.

Нигъмәтуллин ведомство спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен, суррогатларны кисәтү буенча чаралар күрүгә аерым игътибар бирергә, шулай ук республикада алкоголизмны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып барырга тиеш, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100