Мәскәүдә «Хатын-кыз куллары белән» дип аталган фестиваль узачак

Сентябрь аенда булачак фестивальдә Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән, БДБ дәүләтләре һәм чит илләрдән халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар һ.б. иҗади юнәлеш вәкилләре катнашачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 16-18 сентябрьдә Мәскәүдә «Хатын-кыз куллары белән» дип аталган III Халыкара халык-сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге фестивале узачак. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Чара кысаларында Россия һәм халыкара экспертлар катнашында этномодалар күрсәтеләчәк, фотокүргәзмәләр, мастер-класслар һәм нетворкинглар узачак.

Фестивальдә Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән, БДБ дәүләтләре һәм чит илләрдән халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар һ.б. иҗади юнәлеш вәкилләре катнаша. Кунаклар игътибарына Россия һәм бөтен дөньядагы хатын-кызлар тарафыннан җитештерелә торган товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең байлыгын тәкъдим итәчәкләр.

«Хатын-кыз куллары белән» фестиваленең максаты — бүгенге заман шартларында халык-сәнгать һөнәрчелегенең ни дәрәҗәдә күпкырлы булуын һәм үз образында Россия һәм чит ил халыкларының иң яхшы мәдәни традицияләрен гәүдәләндерүче хатын-кыз хезмәтенең нәзәкатьле булуын күрсәтү.