news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан Татарстан 53 илдән туристларны электрон виза буенча кабул итә башлаячак

Электрон визалар бирү турындагы закон узган елның октябреннән Санкт-Петербургта үз көченә керде.

Киләсе елдан Татарстан 53 илдән туристларны электрон виза буенча кабул итә башлаячак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан 53 илдә яшәүчеләрне электрон виза буенча кабул итә башлый. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Татарстан Республикасына туристлар агымы арта бара, әмма туристның уртача чегы кими. Бу проблеманы чишүне без чит ил туристлары санының артуында күрәбез. Чит илләрдән туристлар агымы артуга киләсе елдан электрон визалар кертү ярдәм итәчәк», - диде Иванов.

Бу закон 2019 елның 1 октябреннән Санкт-Петербургта үз көченә керде инде. Киләсе елдан ул Татарстанга да кагылачак, дип өстәде ул.

«Электрон визалар кертелгәч, әлеге илләрдән туристлар агымын арттыру өчен безгә тиешле туристик базарларда алга этәрү буенча актив эш алып барырга кирәк», — дип тәмамлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100