news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы халыкның табигый үсеше буенча Татарстан лидерлары өчлегенә керде

Узган ел шәһәрдә барлыгы 6 мең 740 бала туган, бу 2018 елга караганда 7,2 процентка кимрәк.

(Чаллы, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы халыкның табигый үсеше буенча Татарстан лидерлары өчлегенә керде. Бу хакта мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Автошәһәрдә халыкның табигый үсеше 2 мең 354 кеше тәшкил иткән. Узган ел барлыгы 6 мең 740 бала туган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка (523 кешегә) кимрәк. Республика буенча бу күрсәткеч 7,7 процентка төшкән.

«Татарстанның дүрт муниципалитетында гына табигый үсеш күзәтелә. Бу - Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт. Республика буенча уртача бер мең кешегә туу турында 11 акт туры килә. Казанда бу күрсәткеч - 15,7, Чаллыда - 12,6, Әлмәттә – 11,6», — диде Зарипова.

Узган елгы демографик нәтиҗәгә аңлатма биреп, Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев: «Хөкүмәт боерыгы яки карар буенча бала табу мөмкин түгел, әмма ата- ана булу теләгенә йогынты ясау мөмкин эш», - диде.

Мэр сүзләренчә, шәһәр дәрәҗәсендә гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары пакетын эшләргә кирәк. Беренче чиратта бу чаралар мәктәп туклануын оештыру, инвалид балалар тәрбияләнә торган һәм күп балалы гаиләләргә милек салымнарын түләү белән бәйле булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100