news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Казан халкының пенсия һәм хезмәт законнары буенча сорауларына җавап бирәчәк

Хокукый ярдәм көне 29 гыйнварда көндез сәгать 3тән 5кә кадәр узачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан халкы пенсия, гаилә, хезмәт һәм торак законнары мәсьәләләре буенча түләүсез консультация ала алачак. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халыкка уңайлы һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм көне үткәрәчәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

29 гыйнварда көндез сәгать 3тән 5кә кадәр Казанның Идел буе районындагы пенсия фонды идарәсендә «Хокукый ярдәм көне» узачак, ул Академик Парин урамындагы 16 йорт адресы буенча урнашкан.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Прокуратурасы, Адвокатлар һәм нотариаль палаталар, республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Дәүләт торак фонды һәм Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге вәкилләре гражданнар сорауларына җавап бирәчәк.

Кабул итүгә алдан 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100