Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Көньяк-көнчыгыштан көчәючән талгын җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык хасил булачак.Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -18 градуска кадәр, ә аязган вакытта -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.