Татар әдипләре яшь иҗатчыларны кайгырта

Татар әдипләре яшь иҗатчыларны кайгырта

(Уфа, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе идарәсе үзенең быелгы беренче утырышын үткәрде.

Киңәшмәдә якындагы өч айга эш планы тикшерелде. Танылган прозаик, татар әдипләре берләшмәсе рәисе Рәшит Сабит сүзләренчә, алда байтак кына эшләр тора. Күренекле татар язучыларының юбилейларын, мәрхүмнәренең хәтер кичәләрен үткәрү, районнарга чыгып яшь һәм башлап язучылар белән семинарлар оештыру, яңа кулъязмаларны тикшереп, аларга бәя бирү – болар барысы да алдагы өч айлык эш планында каралган. Уфада апрель азагында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган зур әдәби-музыкаль кичә үткәрү дә иң мөһим хәстәрлекләрнең берсе.

Утырышта март-апрель айларында татар язучылары берләшмәсенең Яңавыл, Борай һәм Дүртөйле районнарында күчмә киңәшмәләре оештырылачагы хакында да әйтелде. Анда яшь һәм башлап язучыларның әсәрләре тикшереләчәк.

Февраль азагында Уфада БР Язучылар берлегендә яшь иҗатчыларның семинары үтә. Шунда татарча иҗат итүче егетләр белән кызларның кулъязма әсәрләрен аерым тикшерү һәм аларга бәя бирү күздә тотыла. Яхшы дип табылган әсәрләр китап нәшриятында бастырып чыгару өчен тәкъдим ителәчәк. Кайбер каләм әһелләрен Язучылар берлегенә кабул итү мәсьәләсе дә каралыр дип көтелә.