Милиционерлар ярдәме белән Казанның 1000 еллыгына мәчет һәм чиркәүдән торган уникаль корылма төзелергә мөмкин

Милиционерлар ярдәме белән Казанның 1000 еллыгына мәчет һәм чиркәүдән торган уникаль корылма төзелергә мөмкин

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин, Альбина Фәхрисламова). Татарстан башкаласының 1000 еллыгына Дзержинский урамында мәчет һәм чиркәүдән торган уникаль мемориаль-архитектура комплексы торгызылырга мөмкин. Хәзерге вакытта корылмаларның корыч каркасларын агач белән тышлау эшләре бара.

Искә төшереп үтәбез, ТР Эчке эшләр министрлыгының хезмәт бурычларын үтәгәндә вафат булган хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль комплекс төзү фикере берничә ел элек туган иде. Корылманың проекты 2003 елда әзерләнгән һәм расланган. 700 квадрат метрдан артык мәйданлы гомуми нигездә милиционерлар акчасына чиркәү һәм мәчет төзелә.

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, эшләр акча керүгә бәйле алып барыла. ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре төзелеш Казанның 1000 еллыгын рәсми бәйрәм итүгә кадәр тәмамланыр, дип ышана.