Камалышта калган Ленинград халкына һәм аны саклаучыларга багышланачак

Камалышта калган Ленинград халкына һәм аны саклаучыларга багышланачак

(Санкт-Петербург, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Гыйнвар азакларында Санкт-Петербургта Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү датасына багышланган бик күп чаралар үтәчәк. Мәсәлән, Нева проспектының 14нче йорты диварына эленгән истәлек тактасы янына чәчәк бәйләмнәре салыначак.

Серафимов зиратында җирләнгән сугыш корбаннары арасында татарлар да бик күп. Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Пискарев зираты ремонтка ябылу сәбәпле, веноклар салу тантанасы әлеге Серафимов зиратында үтәчәк. Ә Васильев утравында гаиләсендәге югалтуларны көндәлеккә теркәп барган һәм ачлыктан шешенеп үлгән Таня Савичевага мемориаль такта ачылачак.

Татар-мөселманнар, гадәттә, камалышта калган ленинградлылар һәм шәһәрне саклап калучылар истәлеге белән бәйле барлык чараларда да актив катнашып килә. Алар бу чараларны корбан киткән милләттәшләребез рухына дога укып башлап җибәрә. Шәһәрнең татар мәдәни оешмалары Ленинград камалышын кичеп, бүгенге көндә исән-имин яшәгән милләттәшләребезне дә игътибар үзәгендә тота һәм алар өчен дә ел саен төрле-төрле чаралар үткәреп килә. Мәсәлән, быел да, үткән олуг дини бәйрәмебез уңаеннан үткәрелгән хәйрия мәҗлесләренә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм камалышта калган Ленинград кешеләре чакырылган иде. Төньяк башкалада үткәрелгән бу хәйрия мәҗлесләрендә бер меңнән артык кеше катнашты.