Ходай йорты кемгә комачаулый?

Ходай йорты кемгә комачаулый?

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Түбән Новгородның Автозавод районында урнашкан «Тәүбә» мәчете бу көннәрдә янә ниндидер билгесез затлар һөҗүменә дучар ителгән. Вандаллар мәчет диварларына фашист свастикасы төшереп киткән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге мәчеткә карата мондый вандализм актлары инде элегрәк тә кулланылган булган: йә тәрәзә пыялаларын ватып киткәннәр, йә стеналарга начар сүзләр язганнар. Түбән Новгород һәм өлкә мөселманнарының Дини идарәсе, шулай ук мәчеткә йөрүче кешеләр үзләре дә, Аллаһ йортының иминлеген тәэмин итүне сорап җирле хакимият органнарына инде күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итеп караганнар, тик нәтиҗәсе генә күренми.

Әлбәттә, Ходай йортына карата мондый үҗәтлек белән кылынган кара гамәлләргә малай-шалай шуклыгы дип кенә карап булмый. Бу төбәктә бүтән диндәгеләргә кимсетеп карауның башка очраклары булуы да билгеле. Ә бу инде Россиядә вөҗдан ирегенең торышы турында уйланырга мәҗбүр итә.