420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Мәсәкүдә 12 гыйнварда Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда “Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә театр режиссёры, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган.
Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган спектакльләрдән фотографияләр, костюмнар һәм реквизитлар, шулай ук режиссёрның шәхси архивыннан фотолар һәм видеоязмалар тәкъдим ителә.
“Марсель Сәлимҗанов театры” күргәзмәсе 2019 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.