ТР балаларына полиция Кыш бабае килә

Һәр бала индивидуаль бүләк ала

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). ТРда “Полиция Кыш бабае” акциясе дәвам итә. Ул быел 2013 нче елның 16 нчы декабреннән 2014 нче елның 7 нче гыйнварына кадәр уза.
Бүген журналистларга ТР буенча ЭЭМның балигъ булмаганнар эшләре буенча участковыйлар һәм бүлекчәләр бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова сөйләгәнчә, әлеге проект ТРда 2005 нче елдан уздырыла.
Кыш бабай һәм Кар кызы ролендә хокук саклау органнары чыгыш ясый.
Акцияне бөтен кеше катнашында әзерлиләр: полиция хезмәткәрләренең кайсыдыр акча китерә, кемдер – конкрет әйберләр. Билгеле бер сумма ТР буенча ЭЭМ тарафыннан күчерелә. Берничә ел рәттән ТРның кайбер җитештерүчеләре дә бүләккә үз продукциясен бирә.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бу елларда акцияне уздырганда, министрлык хезмәткәрләре полиция тарафыннан игътибар таләп иткән якынча 30 мең гаиләдә булган. 63 меңнән артык бүләк әзерләнгән.
Акцияне уздыруда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Изумрудный город” театры һәм ТР Милли музее җитәкчеләре аерым ярдәм күрсәтә. Алар ярдәмендә социаль яктан начар хәлле гаиләләрдән балалар яңа ел тамашаларында була ала. Чараларга районнардан да балалар килә.