Татарстанга Казакъстанда җитештерелгән зыянлы исерткеч эчемлекләр кертелүнең 45 очрагы ачыкланган

Кулланучылар “Татспиртпром” брендларына ошатып җитештерелгән ялган аракылардан да сак булырга тиеш

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Татарстанга Казакъстанда җитештерелгән легаль булмаган алкоголь продукцияләре кертү очраклары ешайган. Мондый эчемлекләр республиканың көньяк-көнчыгыш районнары, аерым алганда, Баулы, Азнакай, Әлмәт районнары аша кертелә. Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина әнә шулай дип белдерде. Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең кулланучылар базарындагы җинаятьләргә, контрафактлы продукция әйләнешенә чик кую бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нариманов,Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау буенча күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ольга Фомичева, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий катнашты.
Татарстанга иң күп кертелгән легаль булмаган спиртлы эчемлекләр арасында беренчелекне – аракы, икенче урынны – коньяк, өченче урынны – шампан шәрабе алып тора.
“Тикшерү вакытында 45 автотранспортта мондый эчемлек табылды. Гадәттә аларны җиңел машиналарда, яки “Газель”ләрдә кертәләр һәм ваклап сату челтәрләренә озаталар. Мондый продукция зур партияләр белән кертелми, тикшерелгән машиналар арасында иң азы – 30, иң күбе 4 мең шешә рөхсәтсез алкольле эчемлек табылды”, - дип ассызыклады Татьяна Хәбибуллина.
Җитәкче, һәр машиналарны да тикшереп булмау сәбәпле, зыянлы исерткеч продукциянең республикага кертелеп, лицензиясез чәркәханә һәм барларда сатылырга мөмкин булуы хакында да фаразлады. “ Быел гына да, Казахстанда җитештерелгән исерткечләрнең ваклап сату челтәрләрендә халыкка таратылуы хакында 34 очрак билгеле булды. Легаль булмаган эчемлек халыкны бәясе белән кызыктыра. Чөнки ул арзан. Ләкин, бушлай сырның тәбедә генә булу хакында онытмаска кирәк”, - диде ул. Зур сәүдә үзәкләрендә исә контрафактлар сатылу очрагы күзәтелмәгән.
Гадәттә, законсыз рәвештә сатылган эчемлекләр, кулланудан алынгач та, экспертизага җибәрелә. Әмма экспертиза нәтиҗәләре сөендерерлек түгел. Мисал өчен, коньякның 18 үрнәген тикшереп, тәме буенча да, составы буенча да, аның әлеге исемгә тәңгәл килмәвен ачыклаганнар. Алар су һәм спирт катнашмасына хуш исләндергечләр, шикәр комы һәм буяу матдәләре кушып әзерләнгән.
“Мондый эчемлекләрдә хәтта коньяк спирты да юк”, - дип ассызыклады Татьяна Хәбибуллина.
25 аракы үрнәгенә дә экспертиза уздырылган. Нәтиҗәләр буенча, 2 үрнәкнең кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерәчәге һәм ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыкланган. 4 үрнәктә этил спирты табылган.
“Яңа елга күп калмады, шул сәбәпле 3 тапкыр ялган шампан шәрабе кертү очрагы да ачыкланды. Хәер, чын шампан белән алар арасында уртаклык яшел шешәгә тутырылган булуларында гына. Мисал өчен, “Советское” исемле продукциядә консервантлар һәм шампан шәрабе җитештерүдә бөтенләй каралмаган матдә - бензой кислотасы табылды.Шулай ук, эчемлектә лимон кислотасы да нормадан 6 тапкырга арттырылган иде”, - дип белдерде җитәкче.
Аракы мәсьәләсенә килгәндә, ялган эчемлекне “Татспиртпром” ААҖы брендларына охшатып ясау очраклары билгеле. Аеруча “Граф Ледофф”, “Усадская хлебная”, “Старая Казань” һәм Казакъстанда җитештерелгән “Белая береза” аракыларын алганда уяу булырга кирәк.
Татьяна Хәбибуллина арзанлы исерткеч эчемлекләрнең сыйфаты турында уйланырга кирәклеген дә ассызыклады. “Легаль алкогольле эчемлекләрнең иң арзаны 170 сум тора, ә 50 сумга коньяк алып эчүчеләр үзләрен алдауларын аңласын иде”, - диде ул, халыкның алдануына борчылып.
Җитәкче сүзләренчә, исерткеч эчемлекләргә бәя арту моның белән генә тукталып калмаячак. 1 гыйнвардан 0,5 литр аракының иң арзаны 199 сум торачак. Җәй көне бәяләрне тагын бер тапкыр күтәрергә планлаштыралар.