Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте

Алексей Песошинның ТР Премьер-министры беренче урынбасары итеп билгеләнүе турындагы ТР Президенты Указы 2014 елның 10 гыйнваренда имзаланачак

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатларның 85е бу кандидатураны хуплады, бер депутат үз фикерен белдермәде.

“Сез Алексей Валерьевич Песошинны бик яхшы беләсез. Ул производствода да, башкаланың катлаулы участогы – Универсиаданы да узган лаеклы, тәҗрибәле кеше”, - диде, Президент, А.Песошинның алга куелган бурычларны хәл итә алуына ышаныч белдереп.

Билгеле булганча, Алексей Валерьевич Песошин моңа кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетын җитәкләде. Аның ТР Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләнүе турындагы ТР Президенты Указы 2014 елның 10 гыйнваренда имзаланачак. Рөстәм Миңнеханов аңлатып киткәнчә, бу А.Песошинның Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасындагы эшләрен тапшырып бетерү белән бәйле. Аңарчы Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына лаеклы кандидатура әзерләргә тиеш.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Валерьевич Песошинга уңышлар теләде.