Ленар Сафин Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә кагылышлы мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды

“Беркем дә шәхси хуҗалыклар өстеннән юл салырга җыенмый”, - диде ул, халыкны тынычландырып

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламентының чираттагы, 2013 елдагы соңгы сессиясендә “Төрлеләр”дә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә кагылышлы мәгълүмат бирде һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды. Ахырдан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, министр КПРФ партиясе вәкилләре соравы буенча чыгыш ясаган.

Билгеле булганча, әлеге проект турында сүз алып барыла башлагач, кайбер кешеләр шәхси йортларының бу магистраль астында калу куркынычы булуы хакында чаң кага башлады. Ленар Сафин бүген бу милекчеләрне тынычландырырга тырышты. Әлеге проектның өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистралендә хәрәкәт сәгатенә - 200 километр, аерым участокларда 300 километр булыр дип көтелә. Поездлар ярты сәгать саен йөриячәк, Мәскәүдән Казанга 3,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Планнарда – Екатеринбургка кадәр юллар салу. Бу Казаннан Яр Чаллыга 40 минутта барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Ленар Сафин проектның әле инвестицияләр кертүнең нигезле булу-булмавы турында сөйләшүләр алып бару стадиясендә булуын хәбәр итте. 2014 елның беренче кварталында РФ Хөкүмәте тарафыннан проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителер дип көтелә. Проектлауга кагылышлы бәйге игълан ителсә, аны тормышка ашыру башланды дигән сүз. Проектлау 1-1,5 ел дәвам итәр дип көтелә. Шушы чорда трасса һәм маршрут төгәл билгеләнәчәк.

Министр хәбәр иткәнчә, магистральнең төрле маршрутлары Санкт-Петербург белгечләре белән берлектә каралган. “Беркем дә шәхси хуҗалыклар өстеннән юл салырга җыенмый”, - диде ул, халыкны тынычландырып.