Көллияттән приютка – Яңа ел бүләкләре

Берничә ел инде Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студентлары “Ялкын” җирле социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия акциясе оештыра

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә көллияте студентлары Яңа ел бәйрәме алдыннан укытучылар белән берлектә “Яңа ел белән!” иң яхшы стена газетасы”, “5”не Яңа ел бүләгенә алыштырабыз”, “Яңа ел викторинасы – лотерея”, “Уңышка отышсыз лотерея”, “Ялкын” приютына Яңа ел бүләге” акциясе”, “Иң яхшы Яңа ел костюмы”, “Супер – Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләве” бәйрәм чаралары сценарийләрен эшләделәр.
Укучылар бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, студент-дизайнерлар иҗади процессны тагын да җанландырып җибәрделәр. Масстер-классның нәтиҗәсе – матур бәйрәм маскалары. Егетләр һәм кызлар аларда бәйрәмгә киләчәк.
Берничә ел инде төзелеш-техник көллияте студентлары советы социаль үсеш комитеты “Ялкын” җирле социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия акциясе оештыра. Җыелган акчага балаларга Яңа ел бүләкләре алынган, дип итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы .