Быел Татарстанда, сыйфатсыз исерткеч эчемлек куллану нәтиҗәсендә, 1468 кеше агуланган

Иң күп агулану очрагы Актаныш, Баулы, Чистай районнарында күзәтелгән

(Казан, “Татар-информ”, 26 декабрь, Айгөл Закирова). Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тикшерүләренә караганда, быел алкогольле эчемлекләр белән агулануның 1468 очрагы теркәлгән. Соңгы 6 ел эчендә агулану очракларының саны тотрыклы булса да, быел 3 тапкырга арткан. Үлүчеләр – 278. Иң күп агулану очраклары Актаныш, Баулы, Чистай районнарында күзәтелгән. Әлеге мәгълүматны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ольга Фомичева җиткерде.
Агулануларның сәбәбе күптөрле. Мисал өчен, барлык агуланучыларның 22,5 проценты исерткеч составында этил спирты булу нәтиҗәсендә, 20,5 башка төрле спиртлар, мәсәлән, пропанол кушылу аркасында зыян күргән. Алкогольле эчемлек составында хәтта метанол табылу очраклары да күзәтелгән. Мондый фактларның күләме – 3 процент. “Гадәттә, метанол белән агуланган кеше вафат була. Ә менә калган очракларда төрле суррогатлар, һәм составында спирт булган сыекчалар белән агуланганнар”, - дип аңлатты Ольга Фомичева.
Балалар һәм үсмерләр арасында да алкоголь белән агулану очраклары теркәлгән. Быел 14 яшькә кадәр 25, 15-17 яшьтәге 18 үсмер агулы исерткеч эчемлектән зыян күргән. Зарар күрүчеләрнең өчтән ике өлеше малайлар, калган өлешне кызлар тәшкил итә.
“Балалар арасында агуланып үлүчеләр булмады, соңгы тапкыр мондый очрак 7 ел элек күзәтелгән иде – 2006 елда тугыз яшьлек малай, сыйфатсыз исерткеч кулланудан, вафат булды”,- дип ачыклык кертте Ольга Фомичева.
Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе,  сыйфатсыз алкоголь сату очракларын ачыклау максатында, республиканың 1098 күпләп һәм ваклап сату предприятиесен тикшергән. Чит илдән кертелгән 1993 һәм Россиядә җитештерелгән 3912 эчемлек тикшерелгән. Нәтиҗәләр буенча исәпләгәндә, таләпләргә туры килмәгән һәм сыйфатсыз продукция саны быел шактый. Барлык партияләрне тикшереп карагач, 79 мең литр күләмендә 127 исемдәге продукция яраксыз дип табылган. Яраксыз эчемлекләр тәме буенча, составында консервантлар һәм ясалма буяу матдәләре күп булу сәбәпле, сатудан алынган.
Шунысын да әйтеп үтү кирәк: сыйфатсыз продукция чит илдән кертелгән эчемлекләр арасында күп. “Мисал өчен, 2 меңгә якын шундый продукция тикшереп, 67 очрак ачыкладык. Россиядә җитештерелгән 4 меңләп алкогольле эчемлекнең исә нибары 60ы гына куллануга яраксыз”, - диде Ольга Фомичева.
Сатуга чыгарылган алкогольле продукция норма һәм таләпләргә туры килмәү сәбәпле, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан 2 млн. сум күләмендә 433 административ штраф салынган.