Т.Водопьянова: “ТРда хезмәткәрләрнең хокукларын яклау буенча конструктив эш алып барыла”

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова журналистларның сорауларына җавап бирде
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Профсоюзлар федерациясе бинасында “Финанс-икътисади кризис шартларында республика профсоюзларының гамәлләре турында” дигән темага матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова җавап бирде.
17 декабрьдә узган Татарстан профсоюзлары Федерациясе Советында дөньядагы финанс кризисының, тулаем алганда, Россия һәм аның төбәкләре икътисады үсешенә тискәре йогынты ясавы билгеләп үтелде. Продукция җитештерү һәм аны сату күләменең кимүе, тауар китерүчеләр һәм кулланучылар арасында үзара исәп-хисап эшләренең сизелерлек тоткарлануы, банк системасында ликвидлыкның булмавы һәм башкалар – аның төп нәтиҗәсе булып тора.
Татьяна Водопьянова билгеләп үткәнчә, республика нефть газ химия комплексы, оборона һәм авиация сәнәгате, автомобиль җитештерү, машина төзелеше тармакларында үсеш күрсәткечләре акрыная.
Җитештерүнең кимүе тулы булмаган эш атнасы һәм эш көненә күчәргә мәҗбүр итә. Кризис шартларында эш бирүчеләр, Хөкүмәт һәм профсоюзлар алдында торган төп бурыч – тормыш дәрәҗәсенең кискен кимүенә юл куймау һәм хезмәткәрләренең бүгенгә кадәр булган гарантияләрен саклау, дип саный ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе.
Матбугат конференциясе барышында Т.Водопьянова илдә һәм төбәкләрдә кабул ителгән төп чаралар хакында сөйләде. Хөкүмәт планы Россия тауар җитештерүчеләренә дә, эчке ихтыяҗга да ярдәм күрсәтүне күздә тота. Республика хакында сөйләгәндә, ул кризиска каршы чараларны координацияләү максатыннан төзелгән Икътисади советның оештырылуы хакында билгеләп үтте. Татарстанда шулай ук вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм сәламәтләндерү планы эшләнде. Предприятиеләрдә дәүләт һәм муниципаль заказларны актив рәвештә урнаштыру чаралары да карала.
“Тулаем алганда, Татарстанда хезмәткәрләрнең хокукларын һәм гарантияләрен яклау буенча конструктив эш алып барыла, - дип ассызыклады ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе. – Бу мәсьәләдә эш бирүчеләр, профсоюз вәкилләре һәм хезмәт ияләре арасында диалог урнаштыру мөһим”.