Казан дары заводында социаль программа эшли

Яшь белгечләр төп хезмәт хакына өстәп, 3,5 миллион сум акча алган.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан дары заводында социаль программа эшли. Мисал өчен, быел яшь белгечләр төп хезмәт хакына өстәп, 3,5 миллион сум акча алган. Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә предприятиенең генераль директоры Хәлил Гыйниятов сөйләде.
Аның сүзләренчә, заводта хезмәт куючы 57 процент кеше урта белемнән югарырак белемгә ия. Ел саен 900әр кеше һөнәри дәрәҗәләрен күтәреп, эш урыннарында укый.
Х.Гыйниятов фикеренчә, предприятиедә белгечләрне сайлап алуга җитди карыйлар. Моның белән бәйле рәвештә Татарстанның бөтен вузлары белән ныклы эш алып барыла. Икенче ел заводта Технология университеты филиалы эшли, 100 студент (4–5 курс) Казан дары заводында белем ала. Максат – предприятиедә эш шартлары белән танышу һәм күнегә тору. Шулай итеп, завод җитәкчелеге кадрлар сайлау мөмкинлегенә ия була, чөнки кайбер студентларга беренче көннән үк зур өметләр баглыйлар. Кагыйдә буларак, яхшы студентлар заводта белгеч булып эшләү өчен кала.
Заводта эшләүчеләр өчен билгеле ташламалы шартлар булдырыла. Яшь белгечләргә төп хезмәт хакыннан тыш өстәмә акча бирәләр. Быел бу максатларга 3,5 миллион сум акча юнәлдерелгән, 560 мең – предприятие цехларында һөнәри дәрәҗәләрен күтәргән студентларны әзерләү өчен. Яшь белгечләр өчен торак наймны компенсацияләүгә быел 420 мең сум тотылган. Шәһәр транспортында йөргән өчен өстәп түләүләр 120 мең сум тәшкил иткән. Күп балалы гаиләләр 500 мең сум алган. Стажларын өзмичә эшләгән предприятие эшчеләренә 600 мең сум акча түләнгән. Хезмәт шартларын яхшырту максатыннан 65 чара өлешчә башкарылган.
Заводның Яшь белгечләр советы һәм Предприятие яшьләре берлеге – Татарстан һәм Россиядә иң яхшылары. Ел саен яшь белгечләр күп кенә чараларда катнаша, төрле конкурсларда лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булалар.
Заводта эшләүчеләр сәламәтлекләрен ныгыта алсын өчен Тернәкләндерү һәм физкультура-савыктыру комплексы оештырылган. Моннан тыш, Х.Гыйниятов мохтаҗларга даими материаль ярдәм күрсәтелә, дип ышандырды.
Казан дары заводының Каенлыкта шефка алынган мәктәбе һәм туберкулезга каршы көрәш диспансеры бар. Бу учреждениеләргә мөмкинлекләргә карап, финанс ярдәм күрсәтелә.